Түбән Кама Үзәк район күппрофильле хастаханәдә колопроктология белгечлеге буенча ике табиб эшли.
Үз эшенең нечкәлекләре турында безгә табиб – колопроктолог, югары квалификацияле хирург Фәргать Шаһәдәтович Хәйретдинов сөйләде. Медицинада Фәрагать Шаһәдәтович 27 ел инде.
«Безнең профиль табиблары туры, юан һәм нечкә, кыршау эчәк авырулары белән шөгыльләнә.
Без төрле патологияләр белән очрашабыз. Турыдан-туры туклану, яшәү рәвешенә бәйле авырулар бар. Ә кайбер авырулар организмның индивидуаль үзенчәлекләренә бәйле була. Кеше операция өстәленә эләкмәсен өчен, дөрес яшәү рәвешен алып барырга тиеш: спиртлы эчемлекләр кулланмаска, тәмәке тартудан баш тартырга, диетаны сакларга. Үсемлек ризыгы, клетчатка, күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш, салатлар, яшелчә ашлары белән тукланырга киңәш итәм. Бу эчәклекнең дөрес эшләве өчен кирәк.
Шулай ук безнең профиль табибларына еш кына хроник геморройлы пациентларны да дәваларга туры килә. Бу авыру да туклануга, аз хәрәкәтләнүгә, эч кибүгә, дөрес ашамауга һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәмәүләренә бәйле.
Без хезмәттәшләребезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз һәм аларга нык сәламәтлек, иминлек һәм һөнәри уңышлар телибез!»