БРКХ шәфкать туташы Фирдәвес Фатыйховна Фәттахова «урта медицина һәм фармацевтик белемле иң яхшы белгеч»Бөтенроссия конкурсының лауреаты булды.
Татарстан медигы «иң яхшы медицина шәфкать туташы»номинациясендә II урынны яулады.
2020 елда конкурска Россия Федерациясенең 44 субъектыннан һәм 6 федераль башкарма хакимият органнарыннан 8 номинация буенча 244 эш керде. Илнең 24 субъектыннан вәкилләр җиңүче булды.