Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы башкарма хакимият органнарының максатларын һәм бурычларын гаммәви Формалаштыру һәм аларның үтәлешен тикшерү проектында катнаша.
Хәзер тавыш бирү этабы бара. Иң күп тавыш җыйган максатлардан киләсе елга министрлык эшенең өстенлекле юнәлешләре формалашачак.
Сораштыру «Опросы жителей» (https://open.tatarstan.ru/polls/) сервисында ел саен ай дәвамында үткәрелә. Анда ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы белән кулланучылар катнаша ала. Әгәр кеше әле теркәлмәгән булса да, тавыш бирүдә катнашырга тели икән, теркәлүнең гадиләштерелгән процедурасы берничә минутка сузылачак.
Проект турында, проектта катнашучы министрлыкларның максатларын һәм бурычларын формалаштыру этаплары һәм исәп-хисаплары турында тулырак мәгълүмат Проект порталында (https://publictasks.tatarstan.ru) урнаштырылган.