ВИЧ-йогышына түләүсез аноним тест үтү бөтенроссия акциясе дәвам итә

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы ВИЧ-инфекциясенә түләүсез аноним тест үткәрү буенча ел саен үткәрелә торган «ВИЧка тест: Экспедиция» Бөтенроссия акциясен дәвам итә.

Акция 2016 елдан бирле үткәрелә. Быел Акция июнь аеннан ноябрьгә кадәр уза. Тестның мобиль пунктлары Россия Федерациясе территориясе буйлап уза һәм 45 субъектның 199 торак пунктында тукталышлар ясый.

Акциянең максаты-кешеләргә ВИЧ-йогышы турында мәгълүмат җиткерү, тест узуга этәрү.

Татарстан Республикасы акциядә катнашачак кырык бишенче (соңгы) төбәк булачак.

Тест республиканың 5 шәһәрендә узачак:

Әлмәттә-11 ноябрь, Ленин ур., 21./яшьләр үзәге бинасы каршындагы мәйдан 12.00 дән 18.00 гә кадәр;

Казан - 12 ноябрь, Бауман урамы («сәгать» һәйкәле янында) 12.00 дән 18.00 гә кадәр;

Яр Чаллы-13 ноябрь, Сөембикә пр-2/19, «Омега» сәүдә үзәгенең парковка зонасы 12.00 дән 18.00 гә кадәр;

Яшел Үзән-13 ноябрь, Карл Маркс ур., 39 (шәһәр базары, мәйданы) 12.00 дән 18.00 гә кадәр;

Түбән Камада-13 ноябрь, Бакый Урманче ур., 15 йорт, «Олимп» СҮ 12.00 дән 18.00 гә кадәр.

Акция чаралары коронавирус инфекциясе таралуны кисәтүнең барлык чараларын үтәп үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International