Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Дәвалау һәм профилактик ярдәм күрсәтү идарәсе башлыгы вазыйфасына Гайфуллина Гөлнара Ренад кызы билгеләнде.
Яңа вазифага билгеләнгәнче, Гөлнара Гайфуллина Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшләгән.
1992 елда ул «педиатрия, табиб» профиле буенча Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган. Алты елдан соң шул ук юнәлешләр буенча Казан дәүләт медицина академиясендә ординатурада укыган. 1988 елда ук Кызыл Хач җәмгыятенең Татарстан Республика комитетында кече шәфкать туташы булып эшләгән, белем алганнан соң Казанның төрле медицина оешмаларында табиб булып эшли.