БРКХ белгечләре 7,5 сәгать дәвамында катлаулы ЛОР-операцияне башкардылар

2020 елның 13 ноябре, җомга

Ульяновск өлкәсендә яшәү урыны буенча операцияләнгән бала лабиринтитка китергән хроник эренле урта отит белән БРКХнең кабул итү бүлегенә китерелә.

 Патологияне үз вакытында күрмичә барлыкка килгән холестеатома (колак пәрдәсен һәм ишетү сөякләренә зарар салып, колак шеше) лабиринтның сөяк өлешен җимерә. Балага 7,5 сәгать дәвам иткән операция ясала.

- Чигә сөяге бик катлаулы төзелгән. Шуңа табиб операциягә керешкәнче, җимерелү дәрәҗәсен, нинди структуралар җимерелгәнен, анатомик үзенчәлекләрне белергә тиеш. Баланың урта баш сөяге чокыры белән чикләнгән стенасы җимерелгән иде һәм баш сөяге эчендәге өзлегүләргә китерергә мөмкин булган менингоэнцефалит барлыкка килгән, - дип шәрехләде табиб-оториноларинголог Ирина Андреева.

ЛОР-бүлеге белгечләре пациентка сул колагында радикаль операция уздырдылар, операциядән соң куышлык реконструкцияләнә, тимпанопластика, мастоидопластика һәм лабиринт фистуласы пластикасы ясала.

Хәзерге вакытта пациент дәваланганнан соң чыгарылган, ләкин озак вакыт дәвамында БРКХ ЛОР-бүлегенең табиблары күзәтүе астында булачак әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International