Казанда "ВИЧка Тест: Экспедиция 2020" Бөтенроссия акциясе тәмамланды

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Татарстан башкаласында ел саен үткәрелә торган «ВИЧка Тест: Экспедиция 2020» Бөтенроссия акциясе тәмамланды. Автобус-лаборатория илнең 45 регионын йөреп чыкты.

«Бүген без традицион акцияне ябабыз. Акция ярдәмендә ВИЧ-статусын 25 меңгә якын кеше белде. Бүген үз ВИЧ-статусыңны белергә, диспансерлаштыруны ничек узарга, табибларга даими мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу-үз сәламәтлегеңне кайгыртуның аерылгысыз өлеше», - диде Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Салагай.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, акция барышында тестлар ясалды, табиблар өчен белемнәрне күтәрүгә чаралар оештырылды, мәктәпләрдә ата-аналар җыелышлары үткәрелде, шулай ук онлайн-чаралар узды.

Быел акциядә 45 төбәк катнашты. Акцияне тәмамлау урыны Татарстан булды. Республикада тестлар Әлмәт, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Казан шәһәрләрендә үткәрелде.

«Татарстанда халыкның 30% ы ел саен тест уза. Шул ук вакытта республикада 50гә кадәр чара оештырыла, анда 8 меңгә кадәр экспресс-тест үткәрелә. Безнең коммерциячел булмаган оешмалар белән эшләү зур ярдәм булып тора. Бүген сәүдә үзәкләрендә даими нигездә экспресс-тестлар үткәрелә», — дип өстәде "ТР ССМ Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге" ДАССУның баш табибы Нияз Галиуллин.

"Татар-информ" МА материаллары буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International