Мәскәүнең һәм РКХ танылган урологлары катлаулы операцияләр буенча табиблар өчен мастер-класс үткәрде

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Танылган Мәскәү урологлары РКХ урологлары белән берлектә «2 нче Казан урология форумы» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе барышында коллегалары өчен мастер-класс үткәрде.

Табиблар бөер чокыры-сидек юллары сегментының лапароскопик пластикасын, перкутан нефролапорскопия (тишем аша бөерләрдә зур ташларны бүлү һәм чыгару), ретроград контакт уретеролитрипсиясен (ташларны бүлеп, аларны сидек юлларыннан эндоскопик бетерү), лапароскопик нефроэктомияне (тишемнәр аша бөерне алу) ясадылар.

Операцияләрне Россиянең Яшь урологлары ассоциациясе (АМУР) президенты Фатихов Рәмис Рафис улы, Россиянең Яшь урологлары ассоциациясе (АМУР) вице-президенты, EMS клиникасы табиб-урологы Абдуллин Искәндәр Илфак улы, урология клиникасы җитәкчесе, ЕМС медицина мәктәбенең урология кафедрасы мөдире, профессор Григорьев Николай Александрович, 2 нче урология бүлеге мөдире Ульянин Михаил Юрьевич үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International