Башкортстан Республикасы Ишембай хастаханәсенең җитәкчеләре Кама балалар медицина үзәге эше белән танышты

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

Башкортстан Республикасы Ишембай үзәк район хастаханәсе вәкилләре дустанә эш визиты белән Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә булды.

Ишембай хастаханәнең баш табибы Валерий Шапочкин җитәкчелегендә 9 кешедән делегация клиника эше белән танышу максатынан КБМҮнә килеп китте.

Башкортстан коллегалары КБМҮнең структур бүлекчәләрендә: балалар хастаханәсендә, Перинаталь үзәктә һәм Балалар сырхауханәсендә булдылар. Стационарларда кунаклар планлы һәм ашыгыч тәртиптә пациентларны кабул итү логистикасының тулы циклы белән танышты. Визит барышында делегациягә медицина эшчәнлегенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын эчке тикшерү системасын оештыру буенча Росздравнадзорның гамәли тәкъдимнәрен гамәлгә кертү буенча проектны гамәлгә ашыру этаплары тәкъдим ителде. Аннары кунакларга балалар поликлиникасы бүлекчәләренең эшен оештыруны күрсәттеләр.

Учреждение эшчәнлеге белән танышканнан соң, кунаклар клиникада пациентларга медицина ярдәмен күрсәтүнең югары дәрәҗәсен һәм персоналның эшләү өчен максималь уңайлыкны тәэмин итүче тудырылган шартларны югары бәяләде, аларны үз практикаларына кертергә ниятлиләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International