30 ноябрь көнне «Пирамида» концертлар залында «Наше время-Безнең заман»8 нче эшче яшьләр иҗаты ачык фестиваленең гала-концерты узды. Бәйгедә республиканың 155 предприятиесе һәм оешма коллективлары, барлыгы 18-35 яшьлек 950дән артык кеше катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Наше время – Безнең заман»VIII эшче яшьләр иҗаты ачык республика фестиваленең гала-концертында булды һәм фестивальне оештыручыларга бүләкләр тапшырды.
"Шунысы мөһим, без иҗади процесска эшче яшьләрне җәлеп итү формасын таптык. Предприятие, муниципалитет, һөнәр берлеге җитәкчеләре тарафыннан зур ярдәм күрсәтелә. Без бу проектның Татарстанда ни дәрәҗәдә кирәкле булуын күрәбез. Мин барыгызны да әлеге вакыйга белән котлыйм. Шушы фестиваль һәм анда катнашучылар – безнең республиканың зур байлыгы", - диде Рөстәм Нургалиевич.
Конкурс көннәре дәвамында жюри хөкеменә «Вокал», «Хореография» һәм «Дан минуты» номинацияләрендә номерлар, шулай ук визитка-презентация тәкъдим ителде. Һәр номинациядә Чистай РҮХнең яшьләр советы катнашучылары үзләрен күрсәттеләр һәм жюри һәм тамашачылар күңелләрен яуладылар. Шулай итеп, «Хореография» номинациясендә Чистай РҮХ командасы икенче урынны, «Визитка» номинациясендә беренче урынны, «Музыка» һәм «Дан минуты» номинацияләрендә икенче урынны яулады. Барлык чыгышларның нәтиҗәләре буенча Чистай РҮХнең яшьләр советы командасы Казанда узган суперфиналда гомумкоманда зачетында беренче урынны яулады.
Гомумкоманда зачетында җиңүче-Чистай РҮХ командасына истәлекле дипломнар һәм кубоклар тапшырылды. Шулай ук Чистай РҮХ хезмәткәрләрен ТР Профсоюзлар Федерациясеннән 10 000 мең сумлык бүләк сертификаты белән бүләкләделәр. Чистай РҮХнең яшьләр советы командасын лаеклы җиңүе белән котлыйбыз!