2020 елның 3 декабрендә Балык Бистәсе муниципаль районының Троицкий Урай авылында «Сәламәтлек саклау»милли проектының федераль программасы кысаларында төзелгән яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды.
Ачылу тантанасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Б.Д. Менделевич, Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы И. Р. Таҗетдинов, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе М. Т. Сәмигуллин, «Балык Бистәсе РҮХ» ДАССУның баш табибы Китаев М. Р., Троицк Урай авыл җирлеге башлыгы Сафин Р. Х., медицина хезмәткәрләре, авыл халык катнашты. ФАП фельдшеры М.Р. Әхмәтшинага тантаналы шартларда ачкычлар тапшырылды.