Республика кан үзәгендә җаваплы донор акциясе узды

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Ике көн дәвамында, 2 һәм 3 декабрьдә, Республика кан үзәгендә "Миңа ияр!Мин җаваплы донор" («Следуй за мной! #ЯОтветственныйДонор») акциясе узды.

Ике көнлек донор марафонында 253 донор катнашты, кан банкы 113 литрга, 850 мл га тулыланды.

Донорларга, медикларга һәм битараф булмаган барлык кешеләргә күңел юмартлыгы һәм моңа мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә әзер булулары өчен рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International