2020 елда экспертлар һәм коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре тарафыннан тәкъдим ителгән гаризалар нигезендә җиңүчеләр билгеләнде.
2020 елның иң яхшы СПИД-үзәкләре «СПИД һәм йогышлы авырулар белән көрәшү һәм профилактикалау буенча республика үзәге» ДБССОсы (Башкортостан Республикасы), «Ямал-Ненец СПИД профилактикасы һәм аңа каршы көрәш үзәге» ДБССОсы, «СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге» СПб ДБССОсы булды. Тагын 12 СПИД-үзәк 4 номинациядә дипломнар алачак.
«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» ДАССОсы «Дәвалауда алга китү» номинациясендә 1 урынны алды.