Марат Садыйков нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм сәламәтлек саклау үсешенә өлеш керткән өчен рәхмәт хатлары тапшырды

2020 елның 4 декабре, җомга

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм сәламәтлек саклау үсешенә өлеш керткән өчен шин үзәкләре челтәре хуҗалары – Ренат Бәдретдиновка һәм Рөстәм Бәдретдиновка Рәхмәт белдерде.

2020 елда компания шиналар җитештерүче белән берлектә Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә 67 ашыгыч медицина ярдәме автомобилен авторезина белән җиһазландырды.

Моннан тыш, компания җитәкчелеге тарафыннан Яр Чаллыда медицина учреждениеләренә шәхси финанс хәйрия ярдәме күрсәтелә.

Министр мондый җаваплы чорда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Компания җитәкчеләре пандемия белән көрәшүдә алдынгы сафларда торучыларның барысына да ихлас рәхмәтләрен белдерде.

«Сезгә көч, сабырлык һәм шатлыклар, якыннарыгызга нык сәламәтлек телибез!», - диде алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International