Кама балалар медицина үзәгенең кадрлар бүлеге хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан оештырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсендә катнаштылар. Чара «Нур»яшьләр үзәгендә узды.
КБМҮ хезмәткәрләре өчен түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителде: педиатр, анестезиолог-реаниматолог, неонатолог, офтальмолог, невролог, фельдшер, шәфкать туташы, процедура, санитарка, кастелянша, җыештыручы.