Машиналар пандемия чорында Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе сырхауханәләренә ярдәм итү өчен билгеләнгән. Аларны кулланып, табиблар һәм фельдшерлар температуралы пациентлар чакыруларына йөри алачаклар.
Катлаулы эпидемиологик вазгыять вакытында һәм беренчел буын медикларына респиратор авыруларның артуы белән бәйле рәвештә эш күләме мәртәбә арта. Иң авыр көннәрдә бер генә поликлиника өйгә 170 чакыруны терки. Шулай ук хәзер прививкалар ясау компаниясе актив дәвам итә. Медикларның мобиль күчмә бригадалары гриппка каршы прививка ясау өчен шәһәрнең төрле почмакларына чыгалар.
“Без Түбән Кама Үзәк Район Күп Профильле Хастаханә җитәкчелеге үтенечен ишетеп, бу машиналарны файдалануга тапшырабыз. Һәр машинага ике машина йөртүче каралган. Алар ике сменада иртәнге 7дән 19га кадәр, ялларын да кертеп, эшләячәк”, - диде «Түбән Кама нефть химиясе» җәмгыятенең генераль директорының муниципаль органнар белән эшләү буенча ярдәмчесе Эльвира Долотказина.
ТКҮРКПХнең баш табибы Марс Мостафин ТАИФ компанияләре төркеме һәм «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖе җитәкчелегенә даими ярдәм һәм игътибар өчен рәхмәтен белдерде.
«Бу транспорт безгә һава кебек кирәк. Шуңа күрә хәзер бу ярдәм бик төгәл. Әгәр шәһәр Башкарма комитеты һәм шәһәр төзүче предприятиеләребез ярдәме булмаса, без ситуацияне контрольдә тота алмас идек. Шундый авыр вакытларда безнең медицинага ярдәмгә килгән битараф булмаган барлык кешеләргә рәхмәт", - дип рәхмәт белдерде ТКҮРКХнең баш табибы.