2013 елның 22нче мартында Яр Чаллы шәһәрендә халыкара Лин-тренерлар, Россия Федерациясе һәм СНГ илләренең эре сәнәгать оешмаларыҗитәкчеләре катнашу белән бергә «Эффектив процесслар - югары җитештерүчәнлек» Халыкара Лин-конференциясе булды. Бу конференция Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ААҖ «КАМАЗ», Яр Чаллы шәһәре һәм «Кама арты» регионының Сәүдә-сәнәгый палатасы белән бергә үткәрелде.
Конференция кысаларында, аның икенче өлешендә, ТР ДАССО «Ашыгыч медицина ярдәме шифаханәсендә» сәламәтлек саклау оешмалары өчен EOQ вәкиле, Сыйфат Проблемалары Академиясе әгъзасы, Европа Сыйфат Үзәге директоры урынбасары (Мәскәү), Бөекбританиянең Кренфилд университетыКулланма Фән Мәктәбе консультанты Дейвид Кемпбелл катнашуыбелән мастер-класс үткәрү планлаштырылган.
Конференциядә медицина ярдәме күрсәтүнең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын күтәрү өчен сәламәтлек саклау өлкәсендә сакчыл җитештерү принципларын кертү сорауларынкарап үтәргә планлаштырыла. Конференция эшендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау тармагының сыйфат өлкәсенең әйдәүче белгечләре, сәламәтлек саклау оешмалары җитәкчеләре катнашачаклар.