Түбән Кама РҮХнең хирургы тән пешүләре һәм өшү турында сөйләде

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Без Яңа елны үз сәламәтлегебез өчен зыянсыз каршы алу турында сәхифәне дәвам итәбез. Яңа ел төнендә тән пешүләре һәм өшү турында безгә Түбән Кама РҮХнең 1нче хирургия бүлегенең табибы Марат Хәмәтсалих улы Гатауллин сөйләде.

Иң мөһиме-уяулыкны югалтмау!

«Озакка сузылган бәйрәмнәр кешеләрне тынычландыра, алар уяулыкны югалта. Мул табыннар һәм алкоголь нәтиҗәсндә үз-үзеңне саклау инстинктын югалта. Яңа ел төненең һәм барлык бәйрәмнәрнең нәтиҗәсе-пешүләр һәм өшүләр.

Яңа елны шәһәр читендә, табигатьтә бәйрәм итәргә ниятләгән кешегә һава торышы буенча киенергә кирәк. Җиңел, тиешенчә киенмәгән кеше хәтта нульле температура булганда да өшергә мөмкин. Шуңа күрә шашлык яки ерак сәфәргә барганда, запас җылы киемегез һәм кайнар чәй белән термос булу турында кайгыртырга кирәк. Хәмер белән сак булыгыз! Кызганыч, безнең практикада аякларны ампутацияләүгә китергән өшүләрнең күбесе  исерек хәлдә алынган. Кагыйдә буларак, исерек кеше урамда йокыга китә, аннары хастаханәгә эләгә.

Пешүләр турында сөйләгәндә, без, хирургия профиле табиблары, бәйрәмнәр вакытында, ешрак кул, бит, күз пешүләре белән очрашабыз. Еш кына моңа пиротехника сәбәп була. Пиротехник эшләнмәләрне сатып алганда,продукциянең сертификацияләнгән булу-булмавын игътибар итегез. Әлбәттә, барлык саклык чараларын үтәргә, аларны махсус билгеләнгән мәйданчыкларда кулланырга кирәк. Балаларга салют һәм петардалар бирмәгез!

Бенгаль утлары да аерым игътибарга лаек. Алар җиңел ялкынсынучы предметлар белән (салфеткалар, хатын – кызларның лак белән катырылган чәчләре) янәшә булганда куркыныч - травмага китерергә мөмкин. Без бенгаль утларны ачык мәйданчыкларда, урамнарда кулланырга киңәш итәбез".

Беренче ярдәм грамоталы булырга тиеш.

«Термик пешүләр вакытында төп бурыч - зарарланган урынны суыту һәм гадәти стериль бинт рәвешендә асептик бәйләвеч салу, ә аннан соң шунда ук медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итү. Пешү урыны зур булмаса да, өй шартларында дәвалану инфекция керүгә китерергә мөмкин. Ә бу, үз чиратында, тернәкләндерүне катлауландыра һәм озынайта.

Өшегән очракта сезгә җылыту чаралары: җылы бина, кайнар чәй, җылы кием-салым ярдәм итәчәк. Зарарланган урынны ышкырга кирәкми, чөнки өслеккә зыян китерергә мөмкин. Ә аннан соң, әлбәттә, медикларга мөрәҗәгать итәргә кирәк».

Теләк.

"Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. Барыгызга да нык сәламәтлек, катлаулы эпидемиологик хәлне исәпкә алып, кешеләр үзләрен сакласын, бер-берсен кайгыртсын. Һәрберебезнең Яңа ел теләкләре тормышка ашсын".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International