Чистай районында модульле ФАП ачылды

2020 елның 18 декабре, җомга

Кызыл Яр авылында яшәүчеләр өчен яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылу чын Яңа ел бүләге булды.

44 квадрат метрлы мәйданда авыл халкына беренчел медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирүче функциональ, уңайлы кабинетлар урнаштырылган. Шул исәптән дару препаратларын саклау өчен махсус фармацевтик суыткычлар, бактерицид лампа, медицина инструментларын стерильләштерү өчен шкаф, сабыйларны карау өчен өстәл, яңа туган балалар өчен үлчәү бар.

Халыкка 35 еллык стажы булган фельдшер, ФАП мөдире Людмила Бабаева хезмәт күрсәтәчәк.

Яңа ФАП ачылуга авыл халкы бик шат. Кызыл Ярда 184 кеше яши. Алар арасында яшьләр дә, кечкенә балалар да бар. Барлык халык исеменнән рәхмәт сүзләрен авыл башлыгы Эдуард Ильин җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International