Чистай РҮХнең иҗади командасы вакытлыча йогышлы авырулар госпиталендәге хезмәттәшләре белән җиңү шатлыгы белән уртаклашты.
Чистай РҮХ хезмәткәрләренең эшче яшьләр иҗат ачык фестивалендә беренче тапкыр катнашулары түгел. Һәр ел алар профессиональ өлкәдә генә түгел, иҗади эшчәнлектә дә уңышка ирешә алуларын раслый.
Чистай РҮХ командасы «Наше время – Безнең заман»фестиваленең суперфиналында беренче гомумкоманда урынын алды. Аларга берничә сынау этабын узарга туры килде, әмма алар аны лаеклы үтте.
«Безнең заман» фестивалендә катнашучылар вакытлыча йогышлы авырулар госпитале хезмәткәрләре белән сөенечләрен уртаклашырга һәм аларның фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт йөзеннән бүләкләренең бер өлешен тапшырырга булды.