Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Росконгресс Фонды ярдәме белән үткәрелә торган «Яңа заманның көчле идеялары» («Сильные идеи для нового времени») конкурсында беренче урынны алган проект делегациясе баш табиб Айрат Зиатдинов һәм БРКХ администрациясе белән эшлекле очрашу үткәрде.
Очрашу барышында И.Н.Пирогов исемендәге Югары медицина технологияләре клиникасы делегатларына, клиника директоры Юрий Федотов һәм м. ф. к. Владимир Заварухинга клиниканың кабул итү-диагностика бүлеге буенча таныштыру экскурсиясе үткәрделәр, шулай ук кунаклар «Рональд Макдональд йорты» эше белән таныштылар.
Кунаклар клиниканың эшен югары бәяләделәр һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итү белән кызыксынуларын белдерделәр.