20 декабрьдә 2 сәгать 45 минутта Кама балалар медицина үзәгенең акушер-гинекологлары Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 2020 елда өченче бала табуны кабул иттеләр. Яңа туган балага Сәид исемен куштылар. Ул 3590 граммлы һәм 53 сантиметрлы булып туган.
Шунысы игътибарга лаек, нәкъ 11 ай элек, ягъни шул ук елның 20 гыйнварында хатын игезәкләрне – Сафия һәм Кабирны тапкан.
"Хатын-кызның беренче һәм икенче бала табу арасында мондый кечкенә аралык булуысирәк күренеш түгел. Шул ук вакытта хатын-кызның бер календарь елы кысаларында күп балалы ана булу факты да кызыклы. Хәзерге вакытта бала табучы һәм сабый үзен яхшы хис итә", - дип хәбәр итте КБМҮнең акушерлык һәм гинекология буенча баш табиб урынбасары Алексей Эстрин.