Казан укучыларына сәламәт яшәү рәвеше өстенлекләре турында сөйләделәр

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

Сәламәт яшәү рәвеше сәламәтлекнең мөһим факторы булып тора. Аңа балачактан ук нигез салына.

Сәламәт яшәү рәвешенең нигезен дөрес туклану, физик активлыкның җитәрлек дәрәҗәдә булуы, нык йокы, дөрес көн режимы, шулай ук начар гадәтләрнең булмавы кебек факторларны тәшкил итә.

Бүгенге көндә укучыларның күбесендә сәламәтлекләре начар, моңа төрле факторлар йогынты ясый. Тик күп санлы тикшеренүләр күрсәткәнчә, кеше сәламәтлегенең торышы барыннан да бигрәк үзеннән тора.

17 һәм 18 декабрьдә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының "Казан ДМУ" ЮҺБ ФДБМУ гомуми гигиена кафедрасының "мәгълүмати гигиена" проекты волонтерлары 42 нче санлы мәктәп һәм 139нчы гимназия укучылары өчен сыйныф сәгатьләре үткәрделәр.

Балаларга сәламәт туклану мөһимлеге, электрон тәмәкеләрнең органнар эшчәнлегенә йогынтысы, гиподинамия, ВИЧ-инфекция һәм гепатитлар профилактикасы, социаль челтәрләрнең кеше сәламәтлегенә зыяны, шулай ук имгәнүләр һәм беренче ярдәм күрсәтү турында сөйләделәр.

Шулай ук укучыларга сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмати басма продукция таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International