Covid-госпиталь медикларына 4 мең порция туңдырма бүләк иттеләр

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

Вакытлыча йогышлы авырулар госпитальләрендә эшләүче Казан медикларына туңдырма бүләк иттеләр. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

"Казанга барлыгы биш хастаханәгә дүрт мең порция китерелде", - дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Аны Республика клиник хастаханәсендә, сугыш ветераннары госпиталендә, Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә, 7нче һәм 16нчы шәһәр хастаханәләрендә яңа коронавирус йогышы белән эшләүче медицина хезмәткәрләре алды.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/health/22-12-2020/medikam-covid-gospitaley-kazani-podarili-4-tys-portsiy-morozhenogo-5794594 Фоторәсемнәр 16-нчы номерлы ШКХ тарафыннан бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International