2020 елның 22 декабрендә Яшел Үзән бала тудыру йортында Татарстан Республикасының йөз елллыгында 1000 нче бала -малай, авырлыгы – 4010 грамм, буе-57 см туды. Кечкенә гражданин 2020 елның 18 декабрендә 20.55 сәгатьтә дыньяга килә. Бәхетле ата-аналар аңа Азамат дип исем куштылар.
Наилә һәм Регина Заһировлар гаиләсендә бу беренче бала. Гаиләнең әтисе-үзмәшгуль – ә әнисе-17нче мәктәптә химия һәм биология укытучысы.
Әти-әниләрне уллары туу белән тәбрикләргә якыннары, туганнары һәм хезмәттәшләре генә түгел, Яшел Үзән районы, Яшел Үзән шәһәре башлыгы Михаил Афанасьев та килгән иде. Ул яңа туган ата-аналарны котлады, аларга нык сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек теләде, шулай ук яшь ата-аналарга баланың туу турында таныклык, ТАССРның 100 еллыгы медале, акчалата бүләк, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды.