«Түбән Кама Нефтехим» компаниясе белгечләре Балалар шәһәр хастаханәсе табибларына яңа ел бүләкләре тапшырдылар. Зур тартмага тәм-томнар, календарь, уенчыклар куелган.
Яңа ел алдыннан Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенең һәр кечкенә пациенты шундый бүләк алачак.
Хәзерге вакытта йогышлы авырулар бүлегендә барлыгы 15 бала дәвалана, шул исәптән яңа Covid-19 инфекциясеннән дә.
Хастаханә коллективы балаларга булган игътибары һәм кайгыртучанлыгы өчен рәхмәт белдерә!