Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгендә «Сәламәтлек ачкычлары» республика журналист эшләре конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурсны оештыручы - Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге
Конкурста Татарстан Республикасы басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларының редакцияләре, иҗади коллективлары катнашты.
Конкурсантлар тематик мәкаләләр циклын (очерклар, мәкаләләр, интервьюлар) ММЧ буларак теркәлгән сайтларда бастырылган өч материалдан да ким булмаган санда тәкъдим иттеләр.
Конкурска тәкъдим ителгән материаллар түбәндәге темаларның берсенә туры килергә тиеш иде:
Яшәү рәвеше һәм туклану - сәламәтлек нигезе.
Скрининг-авыруларны иртә диагностикалауның бик мөһим һәм кирәкле методы.
Яшьләр сәламәт яшәү рәвешен сайлый.
Онкология - хөкем карары түгел.
Өлкәннәр сәламәтлеге.
«Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге " ДАССУ эшчәнлеген яктырту.
Конкурсның финалистлары 3 катнашучы булды:
«Нократ» һәм «Вятка» газеталарына, Мамадыш шәһәренең «Нократ» мәгълүмат сайтына беренче дәрәҗә диплом һәм акчалата премия тапшырылды.
икенче дәрәҗә диплом һәм акчалата премияне «Зеленодольская правда» газетасы алды.
«Татар-информ»МА өченче дәрәҗә диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
Барлык катнашучыларны котлыйбыз, иҗади уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез.