Яшел Үзән балалар хастаханәсенең кечкенә пациентларын якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котладылар

2020 елның 26 декабре, шимбә

Яңа ел алдыннан Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Яшел Үзән шәһәре Балалар хастаханәсенең кечкенә пациентлары белән очрашты.

Педиатрия бүлекләрендә төрле авырулар белән 40лап бала дәвалана. Илдар Ирек улы балалар һәм аларның әти-әниләре белән аралашты. Яшь яшел үзәнлеләр үзләренең хәл-әхвәлләре турында сөйләделәр һәм Яңа ел шигырьләрен укыдылар, ә олы кунак Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән һәр кечкенә пациентка татлы бүләк тапшырды, тиз арада сәламәтләнүләрен теләде һәм якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International