Татарстанда авыл хастаханәләренә 88 яңа автомобиль тапшырылды

2020 елның 26 декабре, шимбә

Тантаналы шартларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хастаханәләренә яңа автомобильләр тапшырды.

Район хастаханәләренә барлыгы 88 машина — 53 «ЛАДА Гранты» һәм 35 «УАЗ»машинасы юл тотачак. Алар барысы да «Сәламәтлек саклау»илкүләм проекты буенча бүлеп бирелгән.

Чара бүген республиканың ЮХИДИ идарәсе мәйданчыгында узды. Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә коронавируска каршы катлаулы шартларда эшләргә туры килгән барлык медикларга рәхмәт белдерде.

"2020 ел безгә сәламәтлек саклау системасының моңа ни дәрәҗәдә әзер булуын күрсәтте. Сез коронавирус инфекциясенә каршы тора алдыгыз. Болар барысы да сез медицина ярдәмен лаеклы күрсәтә алуыгызга күрә мөмкин булды», - дип билгеләде ТР Президенты.

Барлык автомобильләр дә федераль бюджет акчасына сатып алынды. Һәр хастаханәгә икешәр машина бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International