Зәйдә яңа ФАП һәм РҮХ каршындагы медицина корпусы ачтылар

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

2020 елның 25 декабрендә Зәйдә 2020 елга - районда сәламәтлек саклау елы дип игълан ителгән елга - йомгак ясауга багышланган бәйрәм чарасы узды. Бәйрәм чаралары кысаларында ике мөһим объект Имәнлебаш авылында-модульле фельдшер-акушерлык пункты, Зәй шәһәрендә-Зәй РҮХнең палата корпусы ачылды.

Чара «Яшьлек» боз сараенда район башлыгы Р.Г. Кәримов һәм дәрәҗәле кунаклар катнашында узды. Шәһәр һәм район Советы депутатлары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шәһәр һәм районның хезмәт коллективлары вәкилләре чакырылу иде. Шулай ук узып баручы елга йомгак ясауда ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов, мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты рәисе Иван Гущин һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International