Конкурс участок амбулатория-поликлиника хезмәткәрләрен балалар халкының сәламәтлеген саклау буенча үз вазыйфаларын башкарганда югары күрсәткечләргә ирешүгә һәм педиатр һөнәренең абруен күтәрүгә мотивацияләү максаты белән үткәрелде.
Ел нәтиҗәләре буенча җиңү өчен педиатрия участоклары (участок табиб-педиатры һәм участок шәфкать туташы) ярышты. Участокларның эшчәнлеген балаларны профилактик прививкалар белән колачлау, йөрү планын үтәү, балаларны диспансер күзәтүе белән колачлау, халыкның нигезле шикаятьләре кебек критерийлар буенча бәяләделәр. Конкурсның йомгаклау этабында җиңүчеләр арасында призлы урыннарны җыелган баллар суммасы нигезендә бүлделәр.
Шулай итеп, һәр педиатрия бүлегендә җиңүче билгеләнде:
Педиатрия бүлеге – 55 нче участок
Педиатрия бүлеге-19 нчы участок
Педиатрия бүлеге – 49 нчы участок
Җиңүчеләр арасында призлы урыннар җыелган баллар санына туры китереп билгеләнде:
1 урын-49 нчы участок (М. Сираева, Е. Н. Петрова)
2 урын-55 нче участок (Р. Р. Миңнегалиева, Л. К. Хөсәенова)
3 урын-19 нчы участок (Л. А. Пестрева, Г. Х. Вәлишина)
Грамоталар, чәчәк бәйләмнәре һәм акчалата премияләр конкурста җиңү яулаган өчен бүләк булды. Моннан тыш, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары Рита Медведева педиатрларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт хатлары тапшырды. Тагын бер бүләк-ОМСП мөдире Наталья Шишкинага ТР ССМ мактау грамотасы тапшырылды.
Хастаханә җитәкчеләре мондый чараларны традицион итәргә кирәк, дип ышаныч белдерделәр. Җиңүчеләрне җиңүләре белән котлыйбыз!!!