1нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе балалар ковид госпиталенең табибларын һәм пациентларын Яңа ел белән котладылар

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты 1нче номерлы Шәһәр хастаханәсе хезмәткәрләрен һәм пациентларын Яңа ел белән котлады. Балалар 110 татлы бүләк алдылар, ә хастаханә хезмәткәрләре ЗМК продукциясе белән 200 җыелма алдылар.

Апрельдән 1нче номерлы балалар шәһәр хастаханәсе вакытлыча балалар йогышлы госпитале буларак эшли – балаларны, шул исәптән коронавирус йогышына шикле балаларны кабул итә.

«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатына ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез. Кечкенә пациентлар өчен сез бәйрәм кәефе булдырдыгыз – уңай эмоцияләр сәламәтлеккә яхшы тәэсир итә, бу инфекциягә каршы көрәшүчеләр өчен бик мөһим! Безнең коллектив исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән «ЗМК» АҖне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм, ә хәзер ил һәм республика стационарларында булган барлык кешеләргә тизрәк терелүләрен телим!",- дип комбинатка рәхмәт белдерде 1-нче номерлы балалар шәһәр хастаханәсенең баш табибы Марина Потапова.

2020 ел дәвамында комбинат Татарстанның медицина оешмаларына актив ярдәм күрсәтә-РКХ һәм Яшел Үзән РҮХнең вакытлыча йогышлы госпиталенең хезмәткәрләре, Яшел Үзән, Чистай һәм Буа ашыгыч ярдәм табиблары, БРКХ онкогематология бүлегенең һәм Анжела Вавилова ис. Казан хосписының пациентлары ЗМК продукциясен алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International