Кукмара районының Кортлык һәм Ядегәр авылларында ФАП һәм табиб амбулаториясе ачылды

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

Кукмара муниципаль районы башлыгы С.Д. Димитриев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Р. А. Ратникова катнашында Кортлык һәм Ядегәр авылларында фельдшер-акушерлык пункты һәм табиб амбулаториясен ачу Кукмара муниципаль районы авылларында яшәүчеләр өчен чын Яңа ел бүләге булды.

Яңа медицина объектларында авыл халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү өчен уңайлы шартлар тудырылган. Фельдшер-акушерлык пункты һәм табиб амбулаториясе тулысынча мебель һәм медицина җиһазлары белән җиһазландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International