Чираттагы файдалы бүләкләр партиясе белән «Түбән Кама Нефтехим» компаниясе вәкилләре балалар шәһәр хастаханәсенә килделәр. Бу юлы алар Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсенең баш табибы Рамил Хәмидуллинга 600 чумага каршы костюмга сертификат тапшырдылар. Әлеге медицина эшләнмәләре өчен тукыманы «Полиматиз»АҖ нефть химиячеләренең бүлендек предприятиесендә җитештерәләр. Ә Кукмара тегү фабрикасында костюмнар тегәләр.