"Яңа елда сәламәтлек" акциясе Түбән Кама шәһәренең "Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсе" базасында "Кояшлы" 1нче номерлы сырхауханәдә узды.
Бәйрәм алдыннан нәни килүчеләргә, аларның әти-әниләре һәм, әлбәттә, Кояш сырхауханәсе хезмәткәрләре Кыш Бабай һәм Кар кызы котлауларын кабул иттеләр. Бүләкләр, әкияти кәеф алдылар, шулай ук киләсе елга теләкләре белән яңа ел видеоны язуда катнаштылар.
Акцияне оештыручылар- Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсенең медик-социаль ярдәм күрсәтү бүлеге, психологик ярдәм күрсәтү хезмәте белгечләре, шулай ук Н. В.Лемаева ис. нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студентлары.