ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның Яңа ел белән котлавы

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле дуслар!

Республиканың медицина җәмәгатьчелеге исеменнән сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!

2020 ел һәм коронавирус пандемиясе җәмгыятькә медицина һәм медикларның чын ролен күрсәтте. Миллионлаган кеше COVID-19га каршы көрәштә булган медикларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Ышанам ки, безнең Татарстан табиблары һәм медицина хезмәткәрләре узып баручы ел чакыруларына җавап бирде һәм үзләренең фидакарьлеген һәм һөнәри осталыкларын исбатлады. Мин сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен белдерәм.

Кадерле Татарстанлылар! Киләсе ел нинди булуы үзебезгә бәйле. Шуңа күрә, барыннан да элек, сезгә сәламәтлек, үз-үзегезгә һәм үз көчегезгә ышаныч, зур казанышлар, ачышлар һәм өметләр телим.

Яныгызда кадерле кешеләр булсын, ә гаилә учагының җылысы салкын вакытта җылытсын.

Яңа ел яңа планнарга, рухландыруга һәм яхшы яңалыкларга бай булсын!

Сезгә сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм чәчәк атуыгызны телим!

Яңа ел белән сезне!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International