"Гам-КОВИД-Вак" ("Спутник V") вакцинасының беренче компонентын медиклар 3 атна элек алган иде. Беренчеләрдән булып прививканы йогышлы авырулар госпиталенең табиблары ясаткан иде. Прививка ясатканнан соң, медицина хезмәткәрләрендә нинди дә булса кирәкмәгән реакцияләр күзәтелмәде.
Вакцина ике фазалы. Димәк, иммунитетны булдыру өчен 21 көн интервал белән ике тапкыр прививка ясарга кирәк. Уколлар арасында иң мөһиме-коронавирус йоктырмас өчен саклык чараларын үтәү. Барысы да уңышлы үтте, һәм медицина хезмәткәрләре табибны караганнан соң ревакцинация узды. Вакцинация 7нче Шәһәр сырхауханәсендә үтте.
Хәзерге вакытта коронавирустан вакцина медицина хезмәткәрләре өчен генә түгел, ә һәркем файдалана ала. ⠀
Татарстан Республикасында прививка ясатырга теләүчеләр өчен барлык сырхауханәләрдә "Гам-КОВИД-Вак" ("Спутник V") препараты белән яңа коронавирус инфекциясеннән түләүсез вакцинациягә алдан язылу ачылды.