18 гыйнварда Татарстанда коронавирустан күмәк вакцинация башлана

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген, 18 гыйнварда, Татарстанда халыкны Covid-19 коронавирусыннан күпләп вакцинацияләү башлана.

«Теләгән һәр кеше яшәү урыны буенча сырхауханәдә язылып, Covid-19дан прививка ясата ала",-диделәр ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә «Татар-информ»МА корреспондентына.

Искәртеп узабыз, «Спутник V» вакцинасының бер ампуласы биш кешегә исәпләнгән, ә аны ачканнан соң ул нибары ике сәгать кенә куллануга яраклы, шуңа күрә татарстанлылар вакциналаштыруга җаваплы карарга һәм билгеләнгән вакытта медицина учреждениесенә килергә тиеш.

"V спутнигы" - ике фазалы вакцина, шуңа беренче тапкыр прививканы ясаткач 21 көннән соң кабат килергә кирәк булачак. Ике фаза арасында ОРВИ симптомнары барлыкка килсә, вакцинацияне өзәргә туры киләчәк, шуңа күрә үз сәламәтлегеңә мәртәбә игътибарлы булырга  кирәк.

Коронавируска антитәнчекләр икенче прививканы ясаткач ике атнадан соң барлыкка килә.

Привиканы ясату һәм Covid-19 йоктырмау турында Sntat порталында белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International