25 нче марттан 31 нче мартка кадәр шәһәр ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары 7804 тапкыр кеше коткарырга бардылар, алардан иҗтимагый урыннарга – 1016 чакыру. 857 тапкыр медиклар бәхетсез очракларга бардылар, алардан юл-транспорт һәлакәтләренә – 39 тапкыр. Бу ДТП ларда 30 кеше зарар күрде, 14е дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 13 тапкыр бардылар, зарар күрүчеләр юк.
Казан ашыгыч медицина ярдәме станциясе табиблары бала тудыруга 76 тапкыр бардылар. Төрле авырулар буенча 6208 чакыру үтәлгән, алардан үткен миокард инфаркты – 56, үткен ми кан әйләнеше бозылу буенча – 200.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны буйлап «03», ә кәрәзле телефон буйлап - «030» (бушлай) номерын җыеп шалтыратырга кирәк.Әгәр шалтыратып та тоташа алмыйсыз икән, тормышка куркыныч янаган халәтләр вакытында «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсезләр SMS-хәбәр җибәрәләр. Авыру яки зарар күрүчегә ашыгыч ярдәм бригадалары тиз юнәлсеннәр һәм вакытында медицина ярдәмен күрсәтсеннәр өчен чакыручы чакыруны алучы «03» фельдшерының (диспетчерының) барлык сорауларына да аермачык һәм төгәл итеп дип җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, чакыру урынын һәм адресын (шәһәр районын, урамны, фатир номерын, йортның катын, код һәм подъезд номерын), ориентирларны, авыру яки зарар күрүченең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Әгәр фельдшер, билгеләнгән сорауларга тулы җаваплар алып, чакыручыга «Сезнең чакыруыгызны алдык» дип җавап бирә, чакыруны кабул итү вакытын атый һәм адресны кабатлый икән, чакыру алынган дип санала.