Теләче Үзәк район хастаханәнең баш табибы Ирек Галиуллин коронавирус йогышы таралу очраклары турында сөйләде

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Теләче үзәк район хастаханәсе баш  табибы Галиуллин Ирек Илгизович Теләче урта мәктәбе укытучылар коллективы белән очрашты. Очрашуда баш табиб коронавирус инфекциясе таралу очраклары һәм  вируска каршы вакцинация турында сөйләде.

Теләче урта мәктәбе директоры Хафизов Айнур Фирдавесович баш табибка эчтәлекле чыгышы өчен рәхмәт белдерде. Укытучылар Теләче үзәк район хастаханәсе табибларына, медицина хезмәткәрләренә коронавирус инфекциясе вакытында куйган тынгысыз хезмәтләре, кешеләрне дәвалаулары өчен зур рәхмәтләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International