Стационар анестезиолог-реаниматологы Динар Хәлиуллин Н. И.Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университетында диссертация яклады. Табиб әйтүенчә, тикшеренү анестезиянең алдынгы методлары юнәлешендә үткәрелде. Динар Хәлиуллин хезмәтен әти-әниләренә багышлады. Табиб белемнәрен һәм тәҗрибәсен профессиональ эшчәнлектә куллана.
Яшь табиб Яр Чаллы шәһәренә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантлары программасы буенча Киров өлкәсеннән килде. 6 елдан артык ул иң авыр һәм җаваплы урында - анестезиология-реанимация бүлегендә эшли.
Хастаханәне вакытлыча йогышлы госпиталь итеп үзгәрткәннән соң Динар Хәлиуллин реаниматологлар командасы составында пневмониянең катлаулы формалары булган иң авыр пациентларны коткара.
Коллегабызны зур уңышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!