72 нче яшендә Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы, озак вакытлар Республика клиник хастаханәсенең колопроктология бүлеген җитәкләгән Сергей Николаевич Коломенский вафат булды.
1982 елдан 2015 елга кадәр Сергей Коломенский РКХнең колопроктология бүлеген җитәкли. Сергей Николаевич-Татарстанда колопроктология мәктәбенә нигез салучыларның берсе иде.
Сергей Коломенский Гиппократ ордены медале белән бүләкләнгән иде.
Республика клиник хастаханәсенең хезмәттәшләре һәм хезмәткәрләре туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклаша. Сергей Николаевич турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә сакланачак. Сезнең белән бергә кайгырабыз.
Хушлашу 4 февральдә 10: 30 сәгатьтә РКХ Л корпусында узачак.
Сергей Николаевич Самосырово зиратында җирләнәчәк.