Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә Әлмәттән делегация булды

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Әлмәт шәһәренең «Татнефть» ААҖ Медик-санитар бүлегенең вәкилләре Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә булды. Визитның максаты КБМҮдә Клининг хезмәтен оештыру тәҗрибәсен өйрәнүгә багышланган иде.

Сыйфат бүлеге җитәкчесе Ильяс Гатауллин, өлкән шәфкать туташы Марина Мячкина һәм клининг хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтшина коллегаларына клининг өчен күчмә постлар, җиһазларны саклау, эшкәртү, дезинфекцияләү бүлмәләрен күрсәтте.

Әйтеп үтик,  биш ел Кама балалар медицина үзәге республиканың дәвалау оешмалары арасында беренчеләрдән булыпэлек искечә җыештыру системасыннан баш тартты.

Очрашу медицина оешмалары арасында үзара хезмәттәшлек һәм тәҗрибә алмашу чикләрендә планлаштырылган иде. Әлмәт шәһәренең «Татнефть» ААҖнең медик-санитар өлеше вәкилләре Кама балалар медицина үзәгендә клининг хезмәтен кертү тәҗрибәсен югары бәяләде. Киләчәктә алар шулай ук аны үз тәҗрибәләрендә кулланырга ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International