Яр Чаллыда «КАМАЗ» заводы бүлекчәләрендә хезмәткәрләрне вакцинацияләү башланды

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Яр Чаллыда «КАМАЗ» заводы бүлекчәләре хезмәткәрләрен вакцинацияләү башланды. Вакциянацияләнергә теләк белдерүчеләргә прививканы завод сәламәтлек саклау пунктында ясыйлар.

«КАМАЗ»га коронавирус инфекциясеннән 1000 доза вакцина бүлеп бирелгән.

Вакцинацияне 5нче шәһәр хастаханәсенең күчмә бригадалары үткәрәчәк. Бригада составында-эпидемиолог, регистратор, терапевт һәм шәфкать туташы. Терапевт пациентны караганнан соң вакцинацияләнергә рөхсәт ителә.

Прививкадан соң 30 минут эчендә пациентның хәлен медицина хезмәткәре күзәтә.

Прививка ясарга теләүчеләрнең гомуми саны - 3500гә якын камазлы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International