Шәймәрданов: Паллиатив пациентларга кан җыю акциясен популярлаштырырга кирәк

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Республика кан үзәгендә 4 һәм 5 февральдә «Андрей» паллиатив пациентларга кан җыю хәйрия акциясе уза. Ул Бөтендөнья яман шеш турында хәбәрдарлык көненә туры китерелгән.

«Бүгенге акция Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне белән туры килгән. Хәер, паллиатив медицина кан күчерүне күздә тотмый, ләкин паллиатив пациентларның 30% ы — онкологик. Аларның якынча 20% ына хирургия тыкшынулары башкарыла. Әлбәттә, бу пациентлар канга һәм препаратларга мохтаҗ. Шуңа күрә акция җәмәгатьчелек игътибарын бу проблемага юнәлтә», — дип билгеләде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының паллиатив ярдәм буенча баш штаттан тыш белгече Илсур Шәймәрданов.

Шәймәрданов сүзләренә караганда, Татарстанда ел саен яман шешләрдән 7 меңгә якын кеше үлә. Аларның 80% ы паллиатив ярдәмгә, шул исәптән кан салуга да мохтаҗ.

«Андрей» донор акциясен Алла Протас 2018 елда башлап җибәргән, аның ире паллиатив пациентларның берсе булган. Чара «Без бергә — Мы Вместе» АКБО белән берлектә оештырыла. Аның максаты - онкопациентлар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен ярдәм итүче мохит булдыру.

«2017 ел ахырында ирем Андрей онкодиагноз турында белде. Безгә шунда ук аның паллиатив стадиясе булуын әйттеләр, дәвалау мөмкинлеге юк иде. Берничә ай ул кан салу аркасында яши алды. Бу аның гомерен озайтты. Үлгәннән соң, мин паллиатив диагнозлы кешеләр өчен кан җыярга кирәклеген аңладым», — дип билгеләп үтте Протас.

«Без паллиатив пациентлар өчен берничә йөз литр кан җыябыз. Узган ел чарада якынча 300 кеше катнашты», - диде Протас.

Акциянең беренче сәгатьләрендә мохтаҗ пациентларга ярдәм итәргә 50дән артык кеше килде. Донорларга коронавирус пандемиясе турында искәртелде һәм дистанцияне үтәделәр, ә аннан соң аларга шар һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Сүз уңаенда, кызыл шар - донорларга ел саен бүләк ителә торган кан символы, дип искәртте Алла Протас.

Быел хәйрия акциясенә башка шәһәрләр кушылды: 2 февральдә  Йошкар-Олада узды, ә 8 февральдә Волгоградта узачак.

Казанлылар 4 һәм 5 февральдә Республика кан үзәгендә 7.30 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр кан салуга мохтаҗларга ярдәм итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International