Табиб-оториноларинголог Искәндәр Илнур улы Мөбарәкшин 67 яшьлек пациентны үлемнән коткарды, табиб әбинең бугазыннан гадәти булмаган әйбер чыгарды.
Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең 2нче номерлы сырхауханәсенә өлкән пациент ашыгыч рәвештә мөрәҗәгать итте. Хатын-кыз тәүлек буе йота алмавына зарланды. Искәндәр Мөбарәкшин пациентны игътибар белән карады һәм бугаз төбендә аңлаешсыз ак предмет күрде. Бу чит җисемне ярты сәгатьтә чыгардылар.
Табиб пациентның түземле булуын әйтте. «Бу процедура бик катлаулы иде, чит җисем бик төптә һәм бик «уңайсыз» урында иде. Нәтиҗәдә, без бер дә көтелмәгән әйберне чыгардык, бу ипи пакетын каптырыр өчен пластмасс беркеткеч булды. Әлбәттә, пациентның моны йота алуына без гаҗәпләндек. Игътибарны туплап чыгарырга кирәк иде, чөнки чит җисем алга таба төшеп китсә, үлемгә китерер иде».
Табиб билгеләп үткәнчә, пациентның хастаханәгә мөрәҗәгать итүе яхшы булды, чөнки беркеткеч сулыш юлларына «китәргә» мөмкин иде. Әгәр ул трахеяны, бронхаларны үтеп, үпкәләрдә эләксә, бу үлем белән тәмамланыр иде.
Консультатив-диагностик сырхауханәнең оториноларингологы Искәндәр Мөбарәкшин Түбән Кама РҮХдә 7 елга якын эшли. Мондый очрак белән табиб үз практикасында беренче тапкыр очрашкан. Табибның грамоталы һәм оператив гамәлләре аркасында барысы да яхшы тәмамланды. Сулыш юлларына зыян килмәде, шуңа күрә пациентка алга таба дәвалау кирәк булмады. Коткарылган хатын-кызны өенә исән-имин озаттылар.