Тукай үзәк район хастаханәсендә 2020 елга йомгак ясадылар

2021 елның 5 феврале, җомга

Тукай үзәк район хастаханәсендә 2020 елга йомгак ясап, медицина советы узды.

Тукай районы сәламәтлек саклау эшчәнлегенең йомгаклары турында  «Тукай РҮХ» ДАССУның баш табибы вазыйфаларын башкаручы Гессер Наилә Камил кызы чыгыш ясады. 2020 елның 1 июненнән башлап оештырылган вакытлы йогышлы госпиталь эшенә анализ тәкъдим ителде. Госпитальнең 7 ай эшчәнлеге дәвамында 1223 кеше дәваланды.

Хастаханәнең баш табибы вазифаларын башкаручы билгеләп үткәнчә, 2020 ел нәтиҗәләре буенча үлем-китем күрсәткече 2019 ел белән чагыштырганда 9% ка арткан. Район халкының үлеменең төп сәбәбе-49%, кан әйләнеше системасы авырулары. Яман шеш авыруы диагнозы кую узган ел белән чагыштырганда, 4,3% ка арткан. 2020 елда барлыгы 140 онкология авыруы ачыкланган (134 авыру 2019 елда ачыкланган).

3156 кеше диспансерлаштыруны һәм һөнәри тикшерүләрне узды. 1716 авыру очрагы ачыкланды.

Наилә Камил кызы 2021 елга Тукай районы сәламәтлек саклавының максатлары һәм бурычлары турында сөйләде,иң мөһим бурычларның берсе-халыкны яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләүне атады. Шулай ук дәвалау оешмасының иң яхшы хезмәткәрләрне котладылар.

Бәйрәмгә ТР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Абашев Альмир Рәшит улы, Тукай муниципаль районы башлыгы урынбасары Закиров Рөстәм Илдус улы, Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Николаев Александр Николаевич, «АМЯХ» ДАССУның баш табибы Мөхәммәдеев Марат Фәнис улы, «РКОД» ДАССУның Яр Чаллы филиалы баш табибы Хаҗиев Алмаз Дамир улы чакырылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International