Травматологлар бу көннәрдә пациентлар саны күбәер дип фаразлый - кискен суыклар башланып, юлларда бозлавык хасил булган.
Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәнең травматология пункты мөдире Андрей Аркадьев шәһәрлеләргә урамда максималь сак йөрергә киңәш итә - уңайлы аяк киеме кияргә, яхшы яктыртылган һәм ком сибелгән юлларны сайларга, хафаланмыйча йөрергә, тайгак юлда вак адымнар белән атларга. Табиб өлкән яшьтәге кешеләргә мондый һава торышында урамга чыкмаска киңәш итә. Андрей Аркадьев әйтүенчә, өлкәннәрдә сөякләр тиз сынучан була һәм егылу вакытында имгәнү куркынычы бар.
Егылганда оешып егылырга тырышыгыз. Иң мөһиме-баш мие җәрәхәтләнмәсен өчен башны саклагыз. Түбәнкамалылар ешрак нәкъ менә баш мие җәрәхәтләре, күкрәк читлеге, беләк-беләзек буыны, чәкәл буыны сыну белән мөрәҗәгать итә дә инде.
«Шулай ук бу көннәрдә юл-транспорт һәлакәтләре арта, рульгә яисә панельгә бәрелеп, кеше баш мие җәрәхәтләре ала һәм күкрәк читлеге сына, - дип өстәде А.Аркадьев. - Шуңа күрә без машина йөртүчеләрне бик игътибарлы булырга – тизлек режимын сакларга, куркынычсызлык каешларын эләктерергә һәм балаларны автокреслоларга утыртырга өндибез. Ә җәяүлеләргә барлык машиналар туктагач кына юл аркылы чыгарга кирәклеге турында искәртәбез– мондый һава торышында автомобильләрнең тормоз юлы артуын да исәпкә алырга кирәк".
Егылгач яки юл-транспорт һәлакәтеннән соң сезнең яки балагызның баш әйләнә икән, буыннар авыртса, шешүләр булган очракта, шунда ук Түбән Каманың күп тармаклы хастаханәнең һәм перинаталь үзәк белән балалар хастаханәсенең травматология пунктларына мөрәҗәгать итегез.