Татарстанда яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинацияне республиканың ерак торак пунктларында үткәрә башладылар. Прививканы хәзер күчмә сырхауханәдә диспансеризацияне узуга ук ясарга мөмкин булачак.
"Мобиль комплекс белгечләре фельдшер-акушерлык пунктларында вакцинация процессын оештыралар. Вакцинацияне үткәрер алдыннан поликлиникада табиб тикшерүе уздырыла", – диде РКХ баш табиб урынбасары Айдар Баһаветдинов.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мобиль комплекслар белгечләрен күмәк иммунитет эшләү өчен барлык торак пунктларда яшәүчеләрне җәлеп итәргә карар кылды.
Спас районында бүгенге көндә беренче вакцинаны администрацияне дә исәпкә алып, 150гә якын кеше ясаткан.