Казанда коронавируска каршы вакцинация мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

9 февральдә Иҗтимагый палатада «Коронавируска каршы прививкалар турында 100 һәм 1 миф» темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Утырышта «кызыл зонадан» эпидемиологлар, инфекционистлар, табиблар, галим-вирусологлар, генетиклар, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР буенча Роспотребнадзор вәкилләре, юристлар һәм Татарстан халкы катнашты. Экспертлардан тыш, түгәрәк өстәл утырышына COVID-19 вакцинациясенә каршы чыгыш ясаучы хәрәкәт вәкилләре дә чакырылган иде. Очрашуның модераторлары-Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева.

Татарстанда прививка ясау компаниясенең барышы турында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, халыкны коронавирустан вакцинацияләү ведомство эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора: «Татарстанда 100 прививка пункты эшли инде, һәм аларның саны арта. Без республика халкын вакцинацияләүдә активрак катнашырга чакырабыз. Республикага прививка ясарга теләүчеләрне тәэмин итү өчен җитәрлек күләмдә вакцина килә».

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы предприятиеләр белән аларның территориясендә мобиль прививка пунктларын оештыру мәсьәләсе буенча эш алып бара. Якын арада Казанның бер сәүдә үзәгендә вакцинация пункты ачу планлаштырыла. Вакцинациягә РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы (ЕПГУ), Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, 122 номер буенча, теләсә кайсы КФҮдә яки яшәү урыны буенча сырхауханәдә язылырга мөмкин.

«Sputnik-V» вакцинасы иминлеге турындагы сорауга җавап биреп, КДМУ медицина биологиясе һәм генетика кафедрасы мөдире, профессор Рөстәм Исламов коронавирус белән авыруга сәбәп була алмавын әйтте. «Бу вакцина көчсез вирусны түгел, ә аның бер генын үз эченә ала».

Экспертлар вакцинация – COVID-19 авыр узышын булдырмый калуның бердәнбер ысулы, дигән фикергә килде. Прививкага каршы хәрәкәт вәкилләре, киресенчә, яңа коронавирус йогышының куркыныч түгел диләр. Бу фикерне Профессор Агафонов ис. Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы Марат Гатауллин шик астына куйды. Хастаханә коллективы Казанга Diamond Princess лайнеры пассажирлары китерелүгә ковидлы пациентлар белән бер ел эшли. "Хәтта хәзер дә, коронавирус турында күп нәрсә белсәктә, көтелмәгән хәлләр булырга мөмкин. Мөмкин булса, мин "вакциноскептиклар" өчен хастаханә буйлап экскурсия оештырыр идем, алар авыруның ничек авыр узуын һәм тернәкләнүнең озак баруын күрсеннәр иде", – диде баш табиб.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация халык өчен бушлай һәм бары ирекле үткәрелә, дип искә төшерде. Мәҗбүри вакцинацияләү фактлары Татарстанның оператив штабына җиткерелергә тиеш. Хәзерге вакытта республика территориясендә мондый очраклар теркәлмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International